Лейпциг кинотеатрында татар фильмнарын карап булачак ← кире кайтырга
Чараны оештыручылар – Лейпцигның талантлы татар яшьләре Данис Алиәскәров, Гөлназ Вәлиева, Асия Матушанская һәм Данис Сәгыйтов.
«HAVA Projects» медиа-компаниясенең вәкилләре, Сәләт Медиа-үзәге белән һәрвакыт хезмәттәшлек итүче команданың иҗат җимешен 24-нче гыйнвар көнне Казанда күрергә була.
«Представь» фильмы ике дини шәхес – мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үз-үзеңне эзләү хакында сөйли. Картинаның сопродюсеры – Рәсәй композиторы Александр Шульгин.
«Не верю!» фильмы – илһамландыручы фильм. Мәхәббәт хисләренә бай булган күренешләрне чагылдырган әсәр. Фильмда Г.Камал театры артистлары катнаша. Төп героиня – мәхәббәттән янып йөрүче яшь кыз.
Илшат Рәхимбайның талантын «Собака» журналы редакциясе дә күреп алган. Бүгенге көндә ул «ТОП 50» прмиясе номинанты. Аның өчен монда тавыш бирергә була.