«Книга мира» фильмының тизеры бик уңай бәяләнде кире кайтырга

Тизер фильма «Книга мира» получил хорошие отзывы

18-23 мартта Суздаль шәһәрендә XX Бөтенрәсәй ачык анимацион кино фестивале узды.

Проектларны тәкъдим итү өлешендә «SF School» командасы аудиторияне «Книга мира» фильмы белән таныштырды. Биредә вакыйгалар XIII гасырда, борынгы Болгар шәһәрендә бара. Тарихи вакыйгаларны реаль чынбарлыкка якын итеп сурәтләү шактый авыр хезмәт, шуңа егетләрнең тарихчылар, фән эшлеклеләре белән дә тыгыз элемтәдә булулары безгә мәгълүм. Аудитория фильмны зур кызыксыну белән кабул итте. Егетләр «Полный метр» номинациясендә уңышка ирешә алмасалар да, жюри әгъзалары тантанадан соң алар янына килеп үзләренең фикерләрен – уңай бәяләрен белдерделәр.

Исегезгә тәшерәбез, «ҖиҺан китабы» («Книга мира») проекты Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты белән берлектә башкарыла. Шулай ук вакытта, фильмны бары тик Татарстанның, татарсларның региональ продукты итеп кенә карау дөрес булмас, ул Россия Федерациясендә яшәүче күп кенә халыкларның тарихын чагылдыра.