Сәләт Фестивале/Форумындагы үз тарихыңны сөйлә! ← кире кайтырга

2016-нчы ел истәлекле даталар һәм вакыйгаларга бай. 9-14-нче июль аралыгында, Биләр музей-тыюлыгында интеллектуаль яктан сәләтле балалар һәм яшьләрнең , юбилей санлы, XX иҗат фестивале һәм V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы узачак. Фестиваль/Форумның ничә еллык тарихына Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәдән артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 30 меңнән артык сәләтле балалар эз салды. Һәрбер кешенең күңелендә Форум хатирәләре сакланып калгандыр, хис-кичерешләре әле дә онытылмагандыр, истәлекле вакыйгаларыгыз да шактый күптер.
Сәләт берләшмәсенең кадерле катнашучылары! Хөрмәтле ветераннар! Әйдәгез шушы күңелле минутларны тагын бер кат күз уңыннан уздырыйк, калганнар белән да уртаклашыйк, барысына сөйлик! Үз тарихыгызны SeletStory@gmail.com электрон адресына җибәрегез. Аларның иң кызыклылары быелгы Сәләт форумында бәян ителер.
Фестиваль/Форумның тарихында үз эзеңне калдыр!