Иң яхшы спикерлар – ARTS BILER FORUM-да кире кайтырга

Самые лучшие спикеры – для участников ARTS BILER FORUM

28-нче июньдә ARTS BILER FORUM-ның уку-укыту программасы башланды.

ARTS BILER FORUM – «Сәләт» форумнары тарихында яңалык. Аның программасы да уникаль: биредә балалар һәм яшьләр белгечләрдән белем алу гына түгел, ә беррәттән остазлар алдында чыгыш ясарга тиеш.

Уку-укыту программасы беренче көненең тренерлары һәм жюрилары исемлегендә Татарстан Республикасы халык җырчысы Римма Ибраһимова, актер, кинорежиссер, хореограф Егор Дружинин, биюче, Казанның Г. Кәариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры хореографы, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Казан яшь тамашачылар театры режиссеры Туфан Имаметдинов, Татарстан Республикасының атказанган җырчысы, «Голос» тапшыруы финалисты Эльмира Кәлимуллина, композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Эльмир Низамов һәм башкалар бар иде.

«Театр» юнәлеше жюри әгъзасы Йолдыз Миңнуллина форум һәм аның катнашучылары турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

Сез «Сәләт» оешмасы белән ничек һәм кайчан таныштыгыз?

- Мин «Сәләт» белән күптәннән, 8 сыйныфтан бирле таныш. Оешмада мин үземне берничә рольдә сынап карадым: сәлкеш, әйдаман, укытучы, остаз булдым. Ата-бабаларыбызның тарихи урыны булган Биләр җирендә уза торган һәр форумда кайтырга тырышам.

- Бу елны Сез яңа рольдә – жюри ролендә. «Театр» юнәлешендә катнашучы сәләтлеләр арасында иң осталарны ничек итеп сайлап алу критерияләре нинди?

- Сайлап алу вакытында төп критерияләрнең берсе – 29-нчы июньдә булачак гала-концертта чыгыш ясаячак катнашучыларны билгеләү. Шунысын да искәртергә кирәк: конкурсантлар 3 яшь категориясенә бүленгән, аларга карата критерияләр дә төрле. Беренче чиратта катнашучының әсәрне ничек тоемлавын бәялибез. Ул текстны аңлыймы, аны жюрига һәм тамашачыга җиткерә аламы. Катнашчучылар арасында харизмалары белән аерылып торучы, матур тавышлы – чын мәгънәсендә сәхнә кешеләре бар. Кызганыч, алар белән дөрес эшләмиләр: укытучылары, интонация белән эшләгәндә, стиль сайлаганда, тупас хаталар ясаганнар. Гала-концертка кадәр без балалар һәм яшьләр белән мастер-класс оештырырга телибез, ярдәмебез тимичә калмас, дип уйлыйбыз

- Соңгы вакытта «хәзерге яшьләр бигрәк тә сәләтле» кебек фикерне еш ишетергә туры килә. Сезнең моңа карата фикерегез нинди?

- Сәләт кебек берләшмәләр күбрәк булсын иде. Нәкъ менә алар балаларны төрле яктан ачарга ярдәм итә.