Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия I Халыкара моделе үз эшен төгәлләде кире кайтырга

Состоялось закрытие I Международной модели ОИС – Евразия
28-нче декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия I Халыкара моделенең ябылу тантанасы узды.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия I Халыкара моделе – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы утырышларының академик моделе ул. Аның максаты – халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге заманча тенденцияләр белән теориядә һәм практикада танышу, шулай ук нәтиҗәле коммуникация кору чараларына һәм ИХО илләренең күпьяклы дипломатия серләренә өйрәнү. Модель эшчәнлегендә Россия, Малайзия, Иран, Индонезия, Әфганстан, Ирак һәм башка илләрдән килгән студентлар катнашты.
Модель эшчәнлеге 3 комитетта алып барылды:

- мәдәни һәм социаль мәсьәләләр комитеты;
- икътисади мәсьәләләр комитеты;
- гуманитар мәсьәләләр комитеты.

Модельнең соңгы көнендә катнашучыларга Татарстан Дәүләт Советында экскурсия уздырылды. Аннан соң комитетларның йомгаклау утырышлары башланды. Анда фикер алыштылар һәм һәр комитетның төп мәсьәләләре буенча резолюцияләр кабул иттеләр. Соңыннан ябылу тантанасы үтте. Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова: «Без аралашуга ачык. Яшьләр парламенты яшьләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен актив рәвештә яклар, дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте.

«Янәшәмдә шундый якты һәм илһамландыра торган яшьләр булуына мин шундый шат! Бу өч көндә сез дә вакытны шәп итеп үткәргәнсездер, сессияләр дә бик файдалы булгандыр дип ышанам», – дип үз сүзен әйтте ИХО Яшьләр форумы директоры Рәсүл Омаров.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Модель катнашучыларын ИХО илләре яшь дипломатларының V Форумына һәм ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумына чакырды. Бу чаралар 2020-нче елда KazanSummit халыкара Саммиты кысаларында узачак.
Иң яхшы делегатларга һәм делегацияләргә Дамир Фәттахов сертификатлар тапшырды.