Сәләтнең өр-яңа базасы булачак – «Аргамак» ← кире кайтырга
12-нче август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагында төзелә торган «Аргамак» базасы белән танышты. База 90 процентка әзер инде. Сентябрь аенда монда беренче балаларны кабул итәргә уйлыйлар.
«Аргамак» базасы шунысы белән дә игътибарга лаек: XXI гасырда төзелгән беренче лагерь бу! Сәләтнең җәйге профильле сменаларын уздырырга өр-яңа база булачак! Проект «Җәй – балаларга» республика программасы кысаларында тормышка ашырыла.
– Яңа базада барлыгы 30-ар урынга исәпләнгән 3 яшәү корпусы, клуб, ашханә, медпункт, спорт мәйданчыклары, сәхнә бар. Һәр бүлмәдә бәдрәф һәм душ бар. Гомумән, бөтен шартлар да булдырылган. Җәй көне «Аргамак»та 5 смена уздыру планлаштырыла. Шуларның берсе һичшиксез Кама Тамагы балалары өчен булачак. Беренче смена инде быел сентябрьдә үк узар дип ниятлибез, хәзер аның форматы уйлана, – дип сөйләде «Аргамак» базасы директоры Тимур Назаров.