Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган нәфис сүз осталары бәйгесе кире кайтырга

Конкурс чтецов, посвященный 70-летию Великой Победы
Бәйге «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Сәләт» Фонды тарафыннан әдәбият яратучылар өчен үткәрелә.

Биредә 12-18 яшькәчә мәктәп укучылары һәм 18-22 яшь аралыгындагы студентлар катнаша ала.

 Бәйге нәфис сүз осталары арасында сәләтле балаларны, яшьләрне барлау, аларда әдәбияткә мәхәббәт уяту, игътиҗарын татар халкының әдәби мирасына юнәлдерү һәм Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган бабаларыбызның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан оештырыла.

 Үткәрү вакыты:
 - 6-21 апрель – читтән торып гаризалар кабул итү;
 - 24 апрель – бәйгегә йомгак, җиңүчеләрне бүләкләү.

 Бәйгенең оештыру комитеты «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) урнашкан. Эш сәгатьләре: 9:00-18:00

 Элемтәләр өчен телефон: 8 (843) 292 23 30.

 Гаризалар: https://docs.google.com/forms/d/1lZ2jyAM_SWbpXNT2qfz6a7F6zeNd2KuiDekXY7WjU5I/viewform
   
E-mail: mc.selet@gmail.com

 Тулырак мәгълүмат: selet.biz