Хыялдагы проект ← кире кайтырга

«Агыйдел» форумы – идея туу һәм аны чынга ашыру җирлеге. Нинди соң ул хыялдагы проект? Әлеге сорауга форум катнашучылары җавап бирә:
- караучысыз хайваннар һәм кошлар өчен махсус өй булдыру;
- галәмгә экскурсияләр;
- бөтен дөньяны күзәтеп була ала торган аппарат;
- өлкән кешеләргә булышу үзәге;
- ятим балаларның да сәяхәт итә алуы;
- рактан дару;
- сукырлар өчен машина;
- тәҗрибәле белгечләр ярдәме белән эксперементлар үткәрү өчен бар кеше дә катнаша алган лаборатория;
- су бакчасы – су астында экскурсияләр;
- балаларга өй эшләрен аңлатып бирүче махсус программа;
- яшь архитекторлар мәктәбе;
- психологик үзәк;
- каты авыручы балалар өчен дәүләт программасы;
- мәчет төзү;
- «Тере табигатьне яңарту» экологик проекты – катнашучыларга планетаның элегрәк пычратып калдырган урыннарына кире кайтып чистарту мөмкинлеге бирелә;
- «Башка авыл» социаль проекты – авыл җирлегендә өй салучы яшь гаиләләргә ярдәм;
- һава буенча хәрәкәт итеп электр көче эшләп чыгаручы катушка;
- чит ил укучыларын Рәсәй һәм аның төбәкләренең мәдәниятләрен, телләрен өйрәнү максатыннан үзебезнең мәктәпләргә чакыру;
- футбол академиясе;
- «Интернетсыз яшьләр».