Әдип Әлмир әйдаманнар белән очрашты кире кайтырга

Джавдет Сулейманов встретился с будущими айдаманами

2 март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Шәфкать улы Сөләйманов җәйге аланнарда әйдаман булачак егетләр-кызлар белән очрашты.

Очрашу ике төркемгә бүленеп узды: башта «Сәләт-Раушан» һәм «Сәләт-Санак», аннары «Сәләт-Балтач», «Сәләт-Буа» һәм «Сәләт-Батыр» аланнары әйдаманнары җыелды.

Җәүдәт абый һәр әйдаман белән танышып чыкты: «Сәләт»тә булганы бармы-юкмы, әйдаманнар мәктәбен узганмы, бүгенге көндә кайда белем ала кебек сорауларга җавап алды.

Аннары «Сәләт» принциплары белән таныштырды, аның барлыкка килү тарихын искә төшереп узды, ярдәм кирәксә һәрвакыт әзер торуын белдерде. «Сезнең белән сөйләшеп утыру миңа бик ошады. Күрәм, сезне сайлап ялгышмаганнар. Монда, чыннан да, сәләтле яшьләр җыелган. Сез балалар белән эшлиячәксез, җилкәгезгә зур җаваплылык ята, шуны онытмагыз!» - дип  кисәтте ул.

Аннары  «Әйбәт әйдаман нинди булырга тиеш?» дигән темага фикер алышу оештырылды. Һәр әйдаман, ә алардан соң инде Җәүдәт абый да үз фикерен белдерде. Шулай ук татар телен камил белергә кирәкле хакында кат-кат искәртелде.

Без исә, үз чиратыбызда, булачак әйдаманнарга катлаулы эшләрендә уңышлар телибез! «Сәләт»нең җәйге проектлары турындагы барлык мәгълүматны сез selet.biz сайтыннан һәм иҗтимагый челтәрләрдән таба аласыз.