«Олимп»та экватор кире кайтырга

Экватор на «Олимпе»

Җәй башланырга да өлгермәде, Сәләтнең беренче җәйге сменасы инде ахырына да якынлашты. Сезне «Сәләт-Олимп» аланы белән якыннанрак таныштырырга булдык. Бу эштә безгә әйдаман Лилия Әкбәрова ярдәм итте.

– «Сәләт-Олимп» аланы башка аланнардан аерылып тора. Беренчедән, монда беренче урында – белем бирү. Бу эшкә республиканың иң оста укытучылары җәлеп ителә. Икенчедән, «Сәләт-Олимп»та Сәләтнең традицион мохите дә саклана. Балалар сыйфатлы белем дә ала, шул ук вакытта тулысынча Сәләт атмосферасына да чума дигән сүз.

Безнең алан үзенең экваторына якынлашты инде. Балалар һәр көнне белем үрләрен яулый. Яңгырлы көннәр булуга карамастан, «Олимп»та һәрчак кызу. Беренче тапкыр гына килүче балалар да бар, таныш йөзләр дә күп – алары кабат-кабат «Олимп»ка әйләнеп кайтучылар.

Алан кысаларында барлыгы 30 дәрес бирү каралган. Укытучыларыбыз шәп: БДИның эксперт комиссиясе, IT-лицей, Иннополис лицее һәм КФУның олимпиадага әзерләү буенча тренерлары. 5-8-нче сыйныф укучылары олимпиада программасындагы математика белән шөгыльләнә, 10-нчы сыйныфлар исә математика һәм җәмгыять белеме фәненнән БДИга әзерләнә. Белем бирү программасы бик тыгыз һәм нәтиҗәле, чөнки балалар кечкенә төркемнәргә бүленеп шөгыльләнә.

Укып кына утыралар икән дип уйламагыз, балалар ял итәргә дә өлгерә. Алар өчен шахмат, өстәл уеннары һәм теннис буенча турнирлар уздырабыз, һава торышы әйбәт булганда урамга чыгып уйныйбыз. Мәсәлән, бүген бездә Сабантуй булачак, ә кичә спорт ярышлары узды. Балалар кичке чараларда да бик теләп катнаша. Аларын төрле форматта эшләргә тырышабыз: квест, квиз, кино карау, эконом уен һәм башкалар.