«Безнең фикер»нең финал уены! кире кайтырга

Финальная игра «Безнең фикер»!

Ниһаять, «Безнең фикер»нең финал уены килеп җитте.

27-нче апрельдә Сәләт Йортында узачак финал уенында катнашучылар 4 зонага бүленеп уйнаячак. Һәр зонада – 8әр кеше. Уенда шулай ук кунаклар да катнашуы көтелә.

«Безнең быелгы Лига бик яхшы узды. Барлыгы 4 уен булды, шуның өчесе – Казан федераль университеты институтларында, ә берсе – Сәләт Йортында. Һәрбер уенда якынча 30 кеше катнашты. Финал уены да бик әйбәт узар дип ышанып калабыз. Фикерен иң әйбәт дәлилли алган командага кубок бирәчәкбез», – дип сөйләде проект җитәкчесе Лилия Әкбәрова.