«Мирах» интеллектуаль лигасының финал уены кире кайтырга

Финальная игра интеллектуальной лиги «Мирах»

7-нче май көнне, 14:00, «Сәләт» йортында «Мирах» интеллектуаль лигасының финал уены узачак. Рәсми ачылу тантанасы «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова катнашында үтәчәк. Чараны лигага нигез салучы Анна Тихонова белән «Сәләт» ветераны Рәдис Кәбиров алып бара.

«Мирах» «IK» интеллектуаль иҗат клубы белән чынга ашырыла, проект «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  уены форматында үтә. Финал уенында Татарстан Республикасының 100дән артык сәләтле мәктәп укучылары һәм студентлар катнашачак.

 Турнир 2014-нче елда эшчәнлеген башлаган иде. 2013-2014-нче елларда «IK» клубы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  уены буенча «Дөнья кубогы»нда оештыручы буларак катнашкан иде. Биредә «Сәләт» командасы Казан этабының җиңүче титулын яулады.

«IK» интеллектуаль иҗат клубы –  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Своя игра», «Эрудит-квартет» кебек интеллектуаль уеннар белән кызыксынучы мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштерә. «IK» клубы катнашучылары өчен махсус күнекмәләр уздырыла, турнирлар оештырыла. Шулай ук республикакүләм, төбәкара һәм бөтенрәсәй интеллектуаль уеннарында катнашу мөмкинлеге дә бирелә. Проектның төп максаты булып интеллектуаль характердагы чараларга       йөрүче яшьләрне үстерү һәм берләштерү тора.   Клубның дәресләре логик фикерләргә өйрәтә.