«Сәләт» мини-футбол лигасының финал уеннары: җиңүчеләр билгеле кире кайтырга

Финальные игры мини-футбольной лиги «Сәләт»

26-нчы апрель, якшәмбе көнне, «Ватан» спорт комплексында «Сәләт» мини-футбол лигасының  финал уеннары узды.

Чирекфиналга 8 команда чыккан булса, финал матчына кадәр бары 2-се генә барып җитә алды. Исегезгә төшерәбез, «Сәләт» мини-футбол лигасы эшчәнлеген февраль аенда башлаган иде. Әлеге вакыт аралыгында биредә барлыгы 20-гә якын команда көч сынашты.

Спорт сөючеләрне котларга «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов һәм Татарстан Республикасы министрлар  кабинетының иҗтимагый үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, «Сәләт» ветераннары клубы рәисе Алмаз Хәбибуллин да килгән иде.  

«Мин үзем дә сезнең белән әлеге Лигада уйнап карадым. Сез әле яшьләр, энергиягез, көчегез ташып тора, без инде, күрүегезчә, ветераннар рәтендә йөрибез. Сезгә каршы торып булмады», - дип көлдерде Алмаз абый. Җәүдәт абый исә Лиганың оештыручыларына ихлас рәхмәтләрен белдерде, эшчәнлекләрен туктатмауны теләде.

Җиңүчеләрне игълан итү вакыты да килеп җиткәндер. 3-нче урынны ике команда үзара бүлеште: «Татар Team»һәм «Ямайка». 2-нче урын «Dream Team» командасында, ә чемпион дәрәҗәсен «Сәләт-Галәм» командасы егетләре яулады. Котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга, оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!