Интеллектуаль «Мирах» лигасының финал уены ← кире кайтырга
2017-нче ел ахырына якынлаша, димәк, интеллектуаль «Мирах» лигасының уеннарына нәтиҗәләр ясау вакыты килеп җитте. Бу сезонның финал уены Сәләт йортында (Островский ур, 23) 17-нче декабрьда узачак. Проект җитәкчесе Хөснуллина Илүзә турнирга әзерләнү серләре белән бүлеште.
- Илүзә, син беренче тапкыр бу лига белән идарә итәсең. Нигә нәкъ менә бу проектка алынырга булдың?
- Әйе, җитәкче буларак беренче тапкыр. Узган елның көзге лигасында мин фотограф идем, ә язын оештыру бурычларына алындым. Ни өчен «Мирах»? Чөнки «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены минем өчен бик якын. Хәтта балачакта «ласточка» вазыйфасын башкарып, нәтиҗәләрне санау миңа бик кызыклы тоела иде. Ә инде Сәләт форумында интеллектуаль уеннарның оештыручысы булып эшләгәч, бу шөгыль минем күңелемә тагын да кереп калды! (Көлә)
- Уен ничек утәчәк?
- Стандарт рәвештә: 24 сораудан торган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» турниры һәм брейн ринг.
- Нинди дә булса яшь буенча чикләүләр бармы? Командада күпме кеше катнаша ала?
- Без, төрле яшьтәге балаларны чакырабыз. Командада кешеләр саны 3-6 кадәр.
- Катнашучылар нинди бүләк өчен көч сынаша?
- Төп бүләк – кубок. Шулай ук катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә каралган.
- Турнирга әзерләнү буенча катнашучыларга нинди киңәшләр бирә аласың?
- Кайвакыт җаваплар сорауда ук ярылып ята. Барысы да килеп чыгачак! Уңышлар сезгә! Турнирда катнашучылар – алар инде безнең җиңүчеләребез. Гаризалар монда кабул ителә! Киләсе очрашуларга кадәр!