«Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының финал турниры ← кире кайтырга

5-нче май, 16:00, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23,) «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының быелгы сезоны ябылачак. Әлеге проект «Сәмрух» ел премиясенең («Ел проекты» номинациясе) лауреаты буларак билгеле.
Чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сервис Стиль» төзелеш компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова, шоумен Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевлар, «Сәләт» берләшмәсенең активистлары катнашачак.
Турнирда татар телле мәктәп укучылары, ТРның югары һәм урта махсуслашкан белем бирү йортлары вәкилләре дә булуы көтелә.
Парламент дебатлары – интеллектуаль һәм уку-укыту хәрәкәте. Бүгенге көндә ул дөньякүләм танылу алган уен, Рәсәй яшьләре арасында да киң таралган. Казанда дебатчылар үзәге булып тора.
Дебатлар ораторлык осталыгын, риториканы үстерә, аргументлаштыру һәм раслау нигезләренең теориясен аңлата, зур аудитория алдында чыгыш ясарга һәм үз позицияңдә нык торырга өйрәтә.