Татар телендә уздырылучы «Безнең фикер!» дебатлар лигасының финалы кире кайтырга

Финал Республиканской лиги по парламентским дебатам на татарском языке «Безнең фикер»

15-нче май көнне, «Сәләт» йортында татар телендә уздырылучы «Безнең фикер!» дебатлар лигасының финал уеннары көтелә. 

Төп максаты буларак яшьләрне активлаштыру, аларга гражданлык тәрбиясе бирү тора. Катнашучыларны аналитик фикерләргә, тәнкыйтьли белергә өйрәтү, публика алдында чыгыш ясау серләрен төшендерү, татар телен һәм мәдәният популярлаштыру бурычларын үз эченә ала.

Турнирда татар телендә сөйләшүче мәктәп укучылары һәм төрле уку йортлары студентлары катнашчак. 

Лига 2015-нче елның февраленнән бирле бара, уен, гомумән, 4 раундка бүленгән иде. Шушы вакыт аралыгында барлыгы 32 команда катнашырга өлгерде.

Аларның нәтиҗәләре буенча 8-е ярымфиналга, 4-се финалга үтте. 
Британия форматындагы командалар ярышыннан тыш, спикерлар да көч сынашачак. Лига буена иң әйбәт дип саналган ике уенчы бергә-бер ярышачак. 

Сезне дә кызыклы бәхәсләр дөньясына чумарга һәм командалар дискуссиясен карарга чакырабыз! Бергә иң көчле дебатчыны билгелик, килегез!