Бу җәйнең соңгы сменасы – «Сәләт-Иске Казан» кире кайтырга

Заключительная смена «Сәләт-Иске Казан»

Бүген, 15-нче август көнне, Сәләтнең  быелгы соңгы сменасы «Иске Казан» аланы старт алды. Смена 21-нче августка кадәр Биектау районы, Камай авылында урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә узачак.

«Сәләт-Иске Казан» аланы программасы татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләрне табу, аларны үстерүгә юнәлдерелгән. «Иске Казан»ның иң мөһим юнәлешләренең берсе булып мәктәп укучыларына һөнәри белем сайлауда ярдәм итү тора.

Палаткалы лагерьдә 11 яшьтән олырак балалар катнаша.

Алан кысаларында Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар да уздырылачак. Алар арасында Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Ркаил Зайдулла һәм Фаяз Хуҗин да бар.

20-нче август көнне «Иске Казан» аланы кысаларында, зур милли бәйрәм – VIII Республикакүләм «Иске Казан җыены» фестивале узачак. Программа ярдәмендә яшь буын милли һөнәрләр турында белә, аларны өйрәнә ала. Шулай ук аланның программасы яшьләрнең игътибарын һөнәри профессияләргә җәлеп итүгә дә юнәлдерелгән. Шулай ук смена балалар һәм яшьләр арасындагы WorldSkills дөньякүләм стандартларына нигезләнеп алып барыла.

Һөнәри ярминкә (Республикакүләм WorldSkills  үзәге белән берлектә), «Сәләттуй» (Сабантуй) һәм бәйрәм концерты Фестиваль территориясендә катнашырга теләк белдергән Татарстан Республикасының барлык мәктәп укучыларын һәм студентларны җыячак. Биредә WorldSkills  милли чемпионаты призерлары булуы да көтелә.

Чемпионат призерлары керамика, тимерчелек эше, балта осталыгы, тукымачылык буенча остаханәләр үткәрәчәк. Шулай ук алар балаларны электроника, 3Д-принтерлар, фрезер һәм токарь станокларында эшләү белән дә таныштырачак.

Рәсми ачылыш тантанасы көндезге 14:00-дә узачак. Транспорт өчен гаризаны биредә калдырырга кирәк.

ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова, әти-әни:

-  Сезнең оешмагыз миңа бик ошый! Һәр җәйне сезгә кызымны җибәрәм, җәе бушка үтмәсен дим. Биредә чын татар мохите, балалар барысы да татар телендә аралашалар, үсеш күзәтелә. Рәхмәт сезгә! Һәр сәләтле бала Сәләткә килсен иде!

Сөмбел Шәйхетдинова, «Иске Казан 2016» аланы катнашучысы:

-   Бу җәйне Сәләткә мин инде өченче тапкыр киләм. «Тел»дә, «Биләр»дә булдым. Сәләт мохите бик ошый, барысы да шундый ягымлылар, яхшылар!