Беренче Форум тәмам! кире кайтырга

Первый Форум закрыт!

25-нче июнь көнне SOFT SKILLS BILER FORUM-ның ябылу тантанасы узды. Биләр җирлегендә үткән Форумның ябылу тантанасында «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм Биләр дәүләт тарих-археология табигый музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев катнашты.

Тантананы ачып җибәреп, BILER FORUM җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы: «Форум 4 көн генә баруга карамастан, без барыбыз да бер-беребезгә ияләшергә өлгердек. Монда алган энергияне дөрес итеп кулланыгыз. Әйдәгез, изге Биләр җиренә «Сау бул!» диик», – дип сөйләде.

«Киләсе елга Сәләт берләшмәсенә 25 ел була. Еллар дәвамында сезнең белән янәшә булуыма мин бик шат. Кайчандыр Сәләткә килгән балалар инде үстеләр, хәзер үз балаларын аланнарга алып киләләр», – дип фикерләре белән уртаклашты Биләр музей-тыюлыгы җитәкчесе Әнәс Кутуев.

Форум катнашучылары эстафетаны икенче Форумга – ARTS BILER FORUM-га тапшырды.