«Сәләт-Кандракүл» аланына нигез салучыларының берсе бездә кунакта кире кайтырга

Первый гость из «Сәләт-Кандракүл»

Форумыбыз рәсми рәвештә ачылырга да өлгермәде, без инде беренче кунакларыбызны кабул итәргә дә өлгердек. Бу кеше белән әңгәмәдән соң кояш та үзенең нурларын Биләр җирлегенә мулрак сибә башлады сыман, чөнки ул – бик күпкырлы шәхес. Сүз «Сәләт-Кандракүл» аланын оештыручыларының берсе, Башкорт Дәүләт опера һәм балет театры артисты, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат әфәнде Шәрипов турында бара.

«Безнең Кандракүл аланы менә инде бишенче ел эшен дәвам итә. Бу вакыт эчендә безнең алан аша бик күп балалар үтте һәм хәзер инде алар югары уку йортларында укып, шәхес булып формалаштылар. Без моны күрәбез һәм үзебезнең дөрес юл белән баруыбызга һич шикләнмибез, киләчәктә дә Сәләт белән, Татарстан белән хезмәттәшлегебезне дәвам итәчәгебезгә ышанабыз», – дип сөйләде Марат әфәнде.

Ул Кандракүл аланының максатын да әйтеп китте. «Безнең аланыбызның төп максаты – Башкортстан татарларының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Билгеле булганча, Башкортстанда 1,5 миллион татар яши һәм нинди өлкәгә генә кагылмыйк, безнең яклардан бик күп талантлар чыккан. Нәкъ шуңа күрә дә безнең төп бурычыбыз әлеге елганы агуыннан туктатмау, ә аңа кушылган чишмәләрне баету. Балаларыбызны аланга зур конкурс аша сайлап алабыз һәм киләчәктә алар кем генә булмасыннар, иң мөһиме туган телгә мәхәббәт, халкыбыз тарихына хөрмәт саклап, гореф-гадәтләрне якын итеп, милләтебезнең киләчәге булуын өмет итәбез.

Ел саен «Сәләт» фонды безгә шундый яхшы әйдаманнар әзерләп җибәрә, элекке елларда Башкортстан югары уку йортлары студентлары катнашса, быел исә фәкать Татарстан студентлары корпусы килде. Үзебезгә Сәләттә сәлкеш, әйдаман, өлкән әйдаман булган, армиядә сержант булып хезмәт иткән, парашюттан сикергән баһадир егет Сәйдәш Камалиевны

алырга хыяллана идек. Ә ул исә үзе белән шулкадәр көчле команда җыеп килде: өлкән әйдаманбыз Ләйсән Шәйхетдинова һәм бик акыллы студентлар быел сәлкешләргә онытылмас җәй оештыралар. Бездә татар теле дә, кытай теле дә укытыла, фикерләү дәресләре, кызыклы очрашулар да читтә калмый. Сәлкешләребез Сабантуй журналының баш мөхәррир урынбасары Рәзинә Исмәгыйлева, Австралиядән килгән кунак Мөшәррәф әфәнде, шагыйрә, прозаик Сафия Вәлиева, Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранил әфәнде кебек танылган шәхесләр белән танышты. Шунысы мөһим: безнең шушы Сәләт хәрәкәте Башкортстанда ел буе дәвам итә, Башкорт Дәүләт Университеты базасында берничә ел рәттән студентларның һәм балаларның Сәләт шигырь театры эшли, шулай ук май аенда Габдулла Тукай иҗатына багышланган сәнгатьле уку бәйгесе белән беррәттән, быел беренче тапкыр Җәүдәт Сөләйманов иҗатына багышланган шигырь бәйрәме дә уздырдык. Кыскасы, Башкортстан татарлары исеменнән Татарстан фондына, Җәүдәт әфәндегә ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез», – дип сөйләде Марат әфәнде.