«Первая лига. Старт» кире кайтырга

«Первая лига. Старт»

20-23-нче октябрь аралыгында, «Волга» яшьләр үзәгендә «Первая лига. Старт» активлар мәктәбе узачак. Гаризалар инде кабул ителә!

«Первая лига. Старт» – актив студент тормышы дигән сүз. Белем алуның башка ысуллары белән танышырсың, командада эшләргә, ресурсларыңны дөрес кулланырга өйрәнерсең, алыштыргысыз тәҗрибә тупларсың. Үз эшеңдә уңышлы булу үзеңнән тора!

«Беренче лига» – Татарстанның иҗтимагый тормышы белән танышу өчен дә бер дигән мөмкинлек. Чара сиңа вакытыңны файдалы үткәрергә, коллективта үзеңне күрсәтергә ярдәм итәр.

Мәктәпнең программасында:

-          ТРның танылган шәхесләре белән очрашу;

-          Остаханәләр;

-          Махсус курслар;

-          Студентлар лигасы вице-президентлары, комитеты белән танышу;

-          Иҗади кичәләр;

-          4 «эссе» көн.

«Беренче лига»да Татарстан Республикасының югары һәм урта махсуслашкан белем бирү йортлары студентлары катнаша ала. Студентлар тормышында актив катнашасың, үз уку йортыңны башкаларга да тәкъдим итәсең һәм Студентлар лигасы эшчәнлеге белән якыннан танышасың килсә – рәхим ит!

«Берене лига. Старт»та катнашу өчен:

-          Онлайн-гариза калдыру;

-          Сөйләшү (собеседование) узарга кирәк.

Гаризалар өчен: https://goo.gl/forms/qutcNgD9eX81Hhqx2

Уңышлар!