«Фәнсар» мәктәбе конференциясе катнашучыларының 1-нче исемлеге ← кире кайтырга
![Первый список участников конференции школы «Фәнсар»](/upload/resize_cache/iblock/3ea/352_255_275511db9cefbc414a902a46f1b8fae16/LbYcJHh8j9c.jpg)
15-нче апрель көнне Cәләт йортында М.И.Мәхмутов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең II Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә катнашу өчен бирелгән гаризаларның саны 160тан артык.
Конференция түбәндәге юнәшләрдә уздырыла:
- Галәм, җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология)
- Кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (икътисад, социология, психология, татар теле, тарих)
- Тасвирлау, модельләштерү фәннәре һәм гамәли фәннәр (математика, информатика).
Сезнең игътибарыгызга катнашучыларның беренче исемлеген тәкъдим итәбез.
Икенче исемлек 10нчы апрель көнне чыгачак.