Сәлкипушлар әкият дөньясына сәяхәт кылдылар ← кире кайтырга

Сәләт йортында иң кечкенә Сәләтлеләр өчен Яңа ел бәйрәме уздырдык: «Сәләт-Бәләкәч»кә йөрүче сәлкипушлар әкият дөньясына сәяхәт кылдылар. 20-дән артык Сәләт гаиләсе (биредә әти дә, әни дә Сәләттән) бүген инде Сәләт йортына үз баласын алып килә. Балалар бәйрәменең ничек үтүе хакында «Сәләт-Бәләкәч» проекты координаторы Гүзәл Хәсәнова сөйләде.
- Гүзәл, бәйрәмдә ничә кеше катнашты?
- Залда 50-ләп кеше бар иде.
- Бәйрәмнең программасы турында сөйлә әле.
- Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрын «Кышкы әкият» исемле балалар спектакле белән чыгыш ясарга чакырган идек. Аннары «Бәләкәч» клубы укытучыларыннан, Кыш бабайдан күчтәнәчләр булды. «Бәләкәч»нең дизайн-студиясендә ясалган рәсемнәребездән күргәзмә дә оештырдык.
- Әкияти дөнья килеп чыктымы соң?
- Әлбәттә! Туган телебездә аралашып, тагын да якынрак танышып, җылы мохиттә, дуслар арасында булдык.
- «Сәләт-Бәләкәч» инде ярты ел эшли. Нәтиҗәләре күренәме?
- «Сәләт-Бәләкәч» үз алдына баладан шәп биюче, көчле җырчы яки танылган рәссам формалаштыруны куймый. Мәктәпкәчә дип аталучы яшь категориясе баланы өйрәтүгә юнәлдерелгән, тик чамасын белеп кенә. Балаларга бу вакытта бар яклап уңайлы шартлар гына тудырырга кирәк, үзләренә ошаганын алар сайлап алачак. Без бу темага «Гармония» шәхес үсеше психологик үзәге җитәкчесе Венера Сөләйманова белән дә бик еш фикерләшәбез, ул миңа киңәшләрен бирә, фикерләребезне чагыштырабыз. «Сәләт» принципларына таянып балаларны үстерәбез.
- Балалар эшчәнлегенә ничек бәя бирәсез?
- Баланың ачылуы – иң зур бүләк. Ул рәсем ясый башлый, спектакльләр куя, җырлый, бии, сорау артыннан сорау яудыра, тирә-юнь белән кызыксына, аптыратып бетерә. Нәтиҗәләр күренәме дигән сорауга бары әниләр генә объектив җавап бирә алыр: алар гына баласының һәр үзгәрешен тоярга сәләтле. Үз балаларымның мин һәр үзгәрешен сизәм. Беренчедән, буш вакытларында алар мультфильм карыйм әле дип сорамый башладылар, үзләренә кызыклы шөгыль таба беләләр. Икенчедән, аларның эчке дөньясы. Балаларның шатлануларын әйтеп-аңлатып бетергесез.
- Яңа елга «Сәләт-Бәләкәч» нинди планнар кора? Яңалыклар көтеләме?
- Әлбәттә. «Сәләт-Бәләкәч» бүгенге көндә ел дәвамында эшләүче клуб ул. Дәресләребез һәр шимбә Сәләт йортында үтә. «Сәләт-Бәләкәч» мәйданчыгы Биләрдә узучы Сәләт форумында да бар, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә дә гаиләле сменалар оештырырга тырышабыз. Яңалыклар дигәннән... әлегә сер булып калсын. Барысын да сөйләп бетерү ярамас. (Көлә)
- Гүзәл, Яңа ел алдыннан теләкләрең?
- Якыннарыгызны кадерли белегез: яраткан кешегезне, балаларыгызны, әти-әни, туганнар, дусларыгызны, барысын да! Кайвакыт араны өзеп ташлау җиңелрәк кебек. Тик булган мөнәсәбәтләрне саклап кала белү – күңел байлыгының бер өлеше. Барыгызга да сәламәтлек телим!
- Рәхмәт, Гүзәл! Барлык теләкләрең чынга ашсын!