“Безнең фикер!” беренче татарча дебатлар турниры кире кайтырга

Первый турнир по дебатам на татарском языке прошел в Казани

30 нчы октябрь көнне “Сәләт” йортында “Безнең фикер!” дип аталучы беренче республикакүләм татарча парламент дебатлары турниры үткәрелде.

“Беренче коймак төерле була”, - диләр, тик бу очракта түгел. Турнир бер сулышта, гөрләп үтте. Татарча дебатларда катнашырга телүәчеләр саны шактый күп, әлеге санга югары уку йорты студентлары гынатүгел, мәктәп һәм гимназияләрнең югары сыйныфларында укучы балалар да керә. Алар биредә студентлар белән беррәттән үз мәктәпләренең белем бирү дәрәҗәсен күрсәттеләр. Укучыларына мораль яктан ярдәм итеп, көч биреп торырга мөгаллимнәре дә килгән иде.

Жюри әгъзалары рәисе, “Безнең фикер!” татарча дебатлар турниры проекты авторы Аммар Аль-Анси дебатларның төп максатын аңлатып узды. “Дебатлар ораторлык осталыгын үстерә, аналитик фикер йөртергә өйрәтә. Иң мөһиме, биредә фикер йөртергә генә түгел, аны дөрес формада белдерергә, халыкка җиткерергә дә өйрәнәсең. Ә безнең турнирда тагын бер катгый шарт каралган – татар телен белү. Милли үзаңны арттыру өчен бу бик кулай ысул. Әлеге дебатларны ел саен уздырырга планлаштырдык. Моның белән татар телен, мәдәниятен үстерергә ярдәм итәрбез”, - дип сүзен төгәлләде ул.

Турнир иртәнге 9 дан кичке 8 гә кадәр дәвам итте. Уен бик кызу һәм мавыктыргыч булып барды. Беренче татарча дебатлар турнирының җиңүчесе итеп “Тәҗрибә туплаучылар” командасы (Вәлиуллин Инсаф, Гусамова Гөлназ) табылды. Ә иң әйбәт спикер титулына Шаһвәлиева Зәйнәп лаек булды (“Хакыйкать” командасы). Аларны котларга “Сәләт” ветераннары да килгән иде. Үз чиратыбызда, җиңүчеләрне котлап киләсе очрашуларны көтеп калабыз.