«Безгә 10 яшь!» концертының тулы версиясе
← кире кайтырга
Сәләт йортында «D’art» хор-студиясе үзенең 10 еллык юбилеен гөрләтеп уздырып җибәрде. Хор-студия 2007-нче елның октябрь аенда «Гармония» шәхес үсеше психологик үзәге җитәкчесе Венера Сөләйманова инициативасы белән оештырылган иде. Коллективның җитәкчесе һәм дирижеры Аделя Мәхмүтова. Бүгенге көндә хорда 20 вокалист, араларында ир-егетләр дә бар.