МШТ BILER FORUM ачык дип игълан ителде! кире кайтырга

МШТ BILER FORUM объявляется открытым!

1-нче август көнне Сәләт форумының алтынчы сменасы - МШТ BILER FORUM-ның рәсми ачылыш тантанасы узды. Әлеге форум Татарстан яшьләре өчен «киләчәк шәһәре» булдыруга, лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм төркемдә эшләү осталыгын үстерүгә юнәлтелгән.

Бу смена Сәләтлеләр Университеты белән берлектә оештырылды һәм 6 иң мөһим өлкәдә – фән, сәнгать, эшмәкәрлек, иҗтимагый иҗат, спорт һәм техникада шәхси үсеш алырга, камилләшергә теләгән 1200дән күбрәк сәләтле баланы һәм яшьләрне берләштерде.

Чараны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова ачып җибәрде. Ул форумнарны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткереп, «Сәләт» командасы белән таныштырып, сәлкешләргә һәм әйдаманнарга уңышлар теләде.

Сменаның ачылышы белән катнашучыларны «Сәләтлеләр Университеты»ның җитәкчесе Айдар Акмалов та тәбрикләде: «Бу форум бик үзәнчелекле. Беренчедән, сменаны без беренче тапкыр «Сәләт» оешмасы белән бергә уздырабыз. Икенчедән, 7-8 көн уза торган җәйге мәктәбебез быел 5 көн генә була. Шуңа күрә форумның һәрбер көненнән ләззәт алыгыз, бик күп энергия туплап, һәр минутыгызны продуктив үткәрегез, яңа дуслар белән табыгыз! Сезне изге Биләр җирендә күрергә без бик шатбыз!».

Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре, кичке лабораторияләр һәм остаханәләр планлаштырылган. Бүгеннән алар да эшен башлап җибәрде.