«Сәләт» берләшмәсенең IT хезмәт күрсәтү үзәгенә сәләтле Web-эшләүчеләр кирәк ← кире кайтырга
Вазыйфалар:
- «Сәләт» һәм аның проектларының рәсми сайтлары белән эшләү;
- Кулланучылар тарафыннан туган сорауларны чишү;
- Кулланучылар өчен инструкцияләр төзү, техник документларны алып бару.
Сездән сорала:
- Веб-кушымталар технологиясен белү (PHP, XML, HTML5, CSS3, JavaScript, jQuery, CMS Bitrix)
- CMS 1C-Bitrix белән идарә итү тәҗрибәсе; «API Bitrix»-ны белү;
- СУБД (MS SQL, MySQL) белән идарә итә белү тәҗрибәсе;
- Веб-кушымталар белән идарә итү тәҗрибәсе;
- Инглиз телен белү (pre-intermediate дәрәҗәсеннән түбән булмасын);
- Татар телен белү.
Түбәндәгеләрне белүяхшы булачак:
- Windows Server белән эшли белү;
- СMS белән идарә итү тәҗрибәсе булу;
- IT service management ITIL v.3 методологиясен аңлау;
Шартлар:
- Тулы булмаган эш көне;
- Сәгатьләр саныннан чыгып хезмәт хакы түләү;
- Уңайлы график, шулай ук «home office» режимында да эшләү мөмкинлеге;
- Читтә дә эшләү мөмкинлеге (башка төбәкләрдән булган кеше дә эшли ала);
- Техник белем алу;
- Шәхси нәтиҗәләрдән чыгып бонуслар системасы;
- Телләр өйрәнү (инглиз, татар телләре);
- Спорт белән шөгыльләнүне компенсацияләү;
- BYOD (үз җайланмаларыңны эштә куллану);
- Транспортка булган чыгымнарны каплау.
Резюмены монда юллагыз resume@selet.biz