«Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы» ← кире кайтырга
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж» күргәзмәләр залында «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы» дип исемләнгән күргәзмә бара.
Кызыксынып килүчеләрнең саны бихисап. Мондый күренеш музейның ун еллык тарихында беренче мәртәбә, ди проект авторлары. Күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт Тарих музее, Дәүләт Көнчыгыш халыклар сәнгате музее, Ш.Мәрҗани фәнни һәм мәдәни программалар үстерү фонды, Әстерхан, Волгоград һәм Самар музейлары катнаша.
Чарада 2130 экспонат тәкъдим ителгән. Һәр экспонат янында бер минутка тукталсаң да, барлык күргәзмәне карап чыгу өчен утыз биш сәгать кирәк булачак! Күргәзмәдә 60 витрина, 46 подиум, йөз квадрат метр баннер тукымасы кулланыла.
Кадерле «Сәләт»леләр! Рухи яктан баеп, күргәзмәне карап кайтырга чакырабыз! Күргәзмә 2016-нчы елның 18-нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Музейның эш графигы: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00; җомга – 11:00-20:00. Рәхим итегез!