Татарстанның иң тырыш, әйдәп баручы яшьләре Европаның Чехия илендә кире кайтырга

Лидеры Татарстана – в Чешской Республике

Бүгеннән «Сәләт» Прага мәктәбенең интенсив уку-укыту программасы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Катнашучылар биредә 12 көн дәвамында белем алачак.

Быел «Сәләт» Прага мәктәбендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны 120-дән артты. Һәм аларның бары 30-ы гына үзләрен һәм шәхси проектларын камилләштерү, Чехиядә өстәмә белем туплау, Европа илләре буенча сәяхәт кылу бәхетенә иреште. Сайланып алынган проектлар төрле: дизайннан алып медицинага кадәр. Шулай да бу яшьләрне нәрсә берләштерә соң? Алар барысы да һәрвакыт гыйлем туплауга һәм алган белемнәрен тормышта кулланырга, үз идеяләре өстендә армый-талмый эшләргә эзер. Кыскасы, алар – алгарыш мохитен булдыручылар!

Беренче көн Прага белән танышуга багышланды. Прага – әкияти шәһәр! Аның матурлыгын сурәтләп бетерергә сүзләр җитмәс сыман. Шуңа күрә барыгызны да киләсе елларда булачак Selet Prague School проектларында катнашырга өндибез.

Бүгеннән «Сәләт» Прага мәктәбенең Чехиядәге этабы рәсми рәвештә ачык. Бүгенге көн танышуга, команда булдырырга юнәлдерелгән. Алда катнашучыларны кызыклы очрашулар, Европа илләре буенча онытылмаслык сәяхәт көтә.