«Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесенең катнашучылары исемлеге кире кайтырга

Список участников конкурса «Сәләткә нур булган йолдызлар»

Апрель аенда Сәләт йортында Ф.Латыйфи исемендәге VI Ачык әдәби «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» бәйгесе узачак. Әлеге бәйге Сәләт берләшмәсе һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел», «Ялкын», «Салават күпере» журналлары белән берлектә үткәрелә. Катнашырга теләк белдерүче гаризалар саны быел 300-дән артып китте. Жюри әгъзалары алдында үз сәләтен алар арасыннан сайлап алынган 155 кеше күрсәтәчәк. Финалга үтүчеләрне котлыйбыз! Илһам чишмәгез саекмасын!

Катнашучылар исемлеге




 «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсына 12 яшьтән алып 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша.

Конкурс шигърият, проза, балалар әдәбияты һәм блогерство номинацияләрендә үтә. Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

Конкурсның төп бурычлары:
 - әдәби иҗат өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларның үсешен тәэмин итү;
- сәләтле яшьләрдә татар әдәбияты белән кызыксыну уяту;
- яшьләрдә зәвык һәм әдәби культура тәрбияләү;
- яшь сәләтле авторларны бүгенге татар әдәбияты һәм татар халкының милли горурлыгы булган әсәрләр белән таныштыру.