Иң мөһиме – креативлык! ← кире кайтырга
Бүген, ягъни 5-нче август, II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумының 3-нче көне. Һәм биредә элеккегечә кызу һәм күңелле. Юк-юк, монда һава торышының кагылышы юк. Мондый мохитне катнашучылар, әйдаман-тьюторлар, оештыручалар һәм тренерлар, ягъни без үзебез тудырабыз!
Бүгенге көн 2 гомум, 2 кече сессиядән һәм кичке чарадан торды.
Беренче гомумсессия «Ихтияҗлар, контекст һәм проблематика» дип аталса, икенчесе «Идеяне проектлаштыру һәм креативлылык» дип билгеләнгән иде. Әлеге ике гомумсессиядә дә катнашучылар яңа төзеләчәк проектларын мөмкин кадәр уникаль, кабатланмас һәм алыштыргысыз итеп төзү юлларын өйрәнделәр. Михаил Бортников һәм Эдуард Оганян балаларга тормышның төрле өлкәләрен күзәтү методикаларын өйрәттеләр.
Төшке аштан соң кече сессияләргә дә чират җитте. Беренче кече сессиядә балалар креативлык темасына тренинг үтсәләр, икенчесендә инде практик эш башкардылар: тренерлар куйган сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең проектларына нигез салдылар. Тренерларыбыз Наталья Никитина һәм Юлия Станкевич Эдвард де Бононың 6 эшләпә методикасы белән таныштырып үттеләр. Кызыл, сары, ак, кара, зәңгәр һәм яшел “эшләпәләрне” сайлап аласың да киеп куясың. Нинди төсне сайлавыңа карап кәефеңне билгеләргә була. Ә Наталья Чардымова исә әлеге методиканың тарихын сөйләп узды.
Дәресләрдән бушап торган арада спорт белән шөгыльләнергә дә онытмыйбыз. Бүген кызлар волейбол чемпионатын башлап җибәрделәр, иртәгә – егетләр чираты. Шулай ук спорт чатырында теләгән кеше килеп төрле уеннарда катнаша ала.
Ә бүгенге кичке чара итеп интеллектуаль марафон – «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены сайланылган иде. Биредә һәр төркем үзен иң акыллы һәм иң белемле итеп күрсәтергә тырышты.
Иртәгә, 6-нчы август көнне, II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы кысаларында һөнәри юнәлеш бирү ярминкәсе узачак. Әлеге чара ярдәмендә Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да Татарстандагы белем бирү дәрәҗәсен билгели алачаклар. Яңалыклар артыннан сез selet.biz сайтында күзәтеп бара аласыз.