Сәләт Форумының төп темалары кире кайтырга

Основные темы первой смены Форума Сәләт 2017

VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы – инновацияләр һәм традицияләр,уңыш һәм үсеш, ресурслы аралшу территориясе ул. Форумның беренче сменасы 12-16-нчы июль аралыгында, Биләр музей-тыюлыгында үтәчәк. Төп тема: «4-нче сәнәгать революциясе контекстында белем бирү». 

Форумның уку-укыту программасы кысаларында күтәреләчәк төп сораулар: 

• 4 сәнәгать революциясе өндәмәләре; 
• Тотрыклы үсеш өчен шәхси өлешеңне кертү; 
• Яңа реалияләрдә кирәкле осталыклар – SKILLS: hard, soft, digital. 

Soft skills («софтскилз», ингл. soft skills – «нечкәлекләрне белү осталыгы») – кеше эшчәнлегенең спецификасы һәм юнәлеше нинди булуга карамастан уңышлы булу. Soft skills – ул: ышандыра, кешеләр белән аралаша белү, лидерлык сыйфатлары, шәхес буларак аралашу, хис-кичерешләр интеллекты, тәнкыйди фикерли белү, киңәшмәләр алып бару, командада эшләү, шәхси үсеш, вакыт белән идарә итү, креативлык, эрудицияле булу, һ.б. 

Hard skills («хардскилз», ингл. Hard skills – «катлаулы эшләрне башкара белү осталыгы») – формализацияле технологияләр өлкәсендәге техник осталыклар: эш башкару, логистика, автомобиль йөртү, программалаштыру, карамыйча язу, һ.б. 
Әлеге осталыклар тотрыклы һәм үлчәргә, чагыштырырга мөмкин булу сәбәпле, алар бик җайлы операцияләргә бүленә, билгеле бер таләпләргә буйсына. 

Digital Skills («мәгълүмати осталыклар», «компьютерны белү»): онлайн-инструментларны куллану, визуаль кызыклы материаллар, виртуаль мәйданчыклар эшләү, блоглар, сайтлар, wiki-платформалар булдыру, челтәрдә нәтиҗәле мәгълүмат таба белү, социаль челтәрләрнең мөмкинлекләрен һөнәри үсеш өчен файдалану, цифрлы портолио булдыру, аның өстендә эшләү, популярлаштыру, мультимедиалы контент булдыру, аның өстендә эшләү, популярлаштыру, проект төзергә өйрәнү, фотосурәтләр, видео эшкәртү осталыгы, һ.б. 

Уку-укыту чаралары интерактив лекцияләр, панель дискуссияләр, спикерлардан инсайтлар, уңыш формулалары, модератор белән берлектә проект сессияләре, форсайт-сессияләр, воркшоплар, мобильле укыту, уку-укыту видеосы, case-study, питч-сессия, түгәрәк өстәл, эшлекле уеннар, видеоконференцияләр, ачык фикерләр TEDх дәресе, тестлар, юнәлешләр буенча клублар, квиз, квест, тематик марафоннар, лабораторияләр нигезендә тормышка ашырыла. 

Форумның өстәмә темасы – «Экология һәм тотрыклы үсеш» дип атала. Ул арт-объектларда, Тотрыклы үсеш максатлары уенында, Татарстанныңһәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлары, галимнәре белән тематик очрашулар барышында, һөнәри осталыклар лабораториясе эшчәнлегендә (JuniorSkills программасы) ачылачак. 

2016-нчы елның 1-нче гыйнварыннан тотрыклы үсеш буенча куелган 17 максат үз көченә керде. Алар Берләшкән Милләтләр Оешмасының тарихы саммитында дөньякүләм лидерлар тарафыннан кабул ителгән иде. Алда торган 15 ел дәвамында әлеге максатлар ирешелергә тиеш. Тотрыклы үсеш максатлары буенча уен шуңа багышланган. 

Уенда форумның катнашучылары да, кунаклары да катнаша ала. 
Көн саен, 11-13-нче июль, 14:30-16:30 аралыгында һәр катнашучы һәм кунак өчен махсус станцияләр эшләячәк. Биредә 20 минут эчендә шушы 17 максатның берсен блеп була, кызыклы биремне үтәп эко-бүләк тә отарга мөмкин. 

14-нче июль көнне супер-финал көтә. Биредә Киләчәк шәһәренең макеты төзеләчәк. Финалда аланнарның 5 кешедән торган җыелма командалары катнаша алачак. Сәлкешнең уенда актив катнашуы аның аланның командасына эләгү мөмкинлеген зурайта. Уен нәтиҗәләре буенча 3 алан 1, 2, 3-нче урыннарны яулаячак.

Гариза