Интуициягә дә таян! ← кире кайтырга
Тормышта һәрвакытта да мантыйкка гына таянып булмый. Шул ук вакытта интуиция ярдәмгә килә. Еш кына эчке сиземләү дөресен әйтеп бирә. Шуңа күрә интуицияне үстерү бик мөһим. «Сәләт-Әлмәт» клубында шул максатны күздә тотып, 12-нче гыйнвар көнне Риза Фәхретдин исемендәге 1-нче гимназия укучылары өчен «Интуиция» уены үткәрелде.
Уен төрле кызыклы биремнәргә бай иде. Мәсәлән, китапның якынча ничә биттән торганлыгын билгеләү, билгеле бер кешенең 30 секунд эчендә скакалка белән ничә тапкыр сикергәнлекне фаразлау, ике кубикны ыргытып анда килеп чыккан саннарның суммасын билгеләү, сәхнәнең бер ягыннан икенче ягына ничә метр булганлыгын чамалау һ.б. Уенда катнашкан укучыларда интуиция, чыннан да, көчле булып чыкты. 5 команда арасында 5-нче номерлы команда (6«Г» сыйныфы) интуициягә иң бай булып танылды. Афәрин! Котлыйбыз! 6«А», 6«В», 7«А», 8«Г» сыйныф укучыларына актив катнашкан өчен бик зур рәхмәт! Уңышлар әле алда!
Мәктәп директоры Фирүзә Җәвид кызы Вәлиуллина гимназиядә «Сәләт» клубы эшләп килүенә шатлануы әйтте, укучыларга һәм клуб җитәкчесе Әнис Замир улы Шәмсуллинга зур рәхмәтләрен җиткерде, тагын да зуррак уңышлар теләде. Булдырасыз, «Сәләт-Әлмәт»леләр! Алга таба да төрле кызыклы чаралар белән безне дә таныштырып барырсыз дип ышанабыз.