Иң популяр секция –«Татар теле һәм әдәбият» кире кайтырга

Самая популярная секция – «Татар теле һәм әдәбият»

13-нче апрельдә Сәләт Йортында М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең IV Республикакүләм фәнни-практик конференциясе узды.

Конференциядә Татарстанның Аксубай, Актаныш, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорск, Тәтеш, Тукай, Балык Бистәсе, Мамадыш, Мөслим,Саба, Чистай районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 55 катнашучы бар иде, барлыгы 50 фәнни эш тәкъдим ителде.

«Иң популяр секция «Татар теле һәм әдәбият» секциясе булып чыкты, анда барлыгы 15 фәнни эш тәкъдим ителгән иде. Заллар тулы иде, димәк, фәнни эшләрдә күтәрелгән мәсьәләләр актуаль һәм кызыклы булып чыга. Катнашучылар үз секцияләре белән генә түгел, башка секцияләрдә катнашучыларның эшләре белән дә кызыксынды. Экспертлар да эшләрдән бик канәгать калды, чөнки алар эчтәлекле, тикшеренү анализларына бай иде.

Киләчәктә әлеге конференцияне ел саен оештыру нияте бар. Секцияләр һәм аларда катнашучылар санын да арттырасы килә. «Фәнсар» мәктәбе конференциясе фәнни өлкәдә татар теленең актив кулланылышы өчен шартлар тудыра, укучыларда кызыксыну уята бит», – дип сөйләде безгә «Фәнсар» мәктәбе җитәкчесе Элина Насибуллина.