Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр «Иске Казан» фестивале кире кайтырга

Республиканский фестиваль талантливых детей и молодежи «Иске Казан»
Бүген «Сәләт» йортында Иске Казан аланның оештыручылары җыелыш үткәрде. 13-19-нчы август аралыгында, Иске Казан музей-тыюлыгында, палаткалы лагерь тибында сәләтле яшьләребезне бабаларыбыз һөнәрчелегенә өйрәтәчәкләр.

Әлеге алан туган ягыбыз тарихын һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән. 18-нче август көнне «Иске Казан» кысаларында зур милли бәйрәм — VII Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр "Иске Казан җыены" уздырылачак. Биредә катнашучылар (13 яшьтән башлап мәктәп балалары) үзләренең кул эшләрен күргәзмәгә куячак. Ярминкә һәм Сабантуй җыен мәйданында «Сәләт» профильле аланнарының катнашучыларын да җыячак.

Алан барышында тарихи квестлар, тыюлыкның музее буенча экскурсияләр үткәреләчәк, махсус аукцион, КВН уеннары, концерт, дискотекалар уздырылачак.

Сезнең игътибарга аланның оештыру комитетын тәкъдим итәбез:
- Башкарма директор – Рәфис Нәбиуллин;
- Штаб башлыгы - Нариман Димөхәмәтов;
- Арт-директор – Таһир Насыйбуллин;
- Уку-укыту программасы директоры – Камилә Димөхәмәтова;
- Медиа-үзәк җитәкчесе – Илүзә Гайнетдинова;
- Өлкән әйдаман – Илһам Ибраһимов.

Кил, күр, безгә кушыл! Иске Казан аланына гариза тутыр: искеказан.рф/гариза.