«Сәләт-Олимп» яңа форматта! кире кайтырга

Новый формат Школы олимпиадной подготовки и подготовки к ЕГЭ «Олимп»

Яңа уку елы – яңа программа! Фән олимпиадалары һәм Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерләүче «Олимп» мәктәбе быел «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы) эшләп 4 этаптан торачак. Беренче 2 этабы фән олимпиадаларына әзерли, үзендә төрле дәрәҗәдәге олимпиада катнашучыларын һәм җиңүчеләрен җыяр дип көтелә. Калган 2 этап 10-11-нче сыйныф укучыларына БДИга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Катнашучылар портфолио аша сайлап алыначак.

Мәктәпнең укучылары төрле фәннәр буенча белем алачак. Инде беренче этап олипипиадниклар өчен үз ишекләрен 10-нчы ноябрь көнне математика (7-8-нче сыйныф), физика (7-8-нче сыйныф), җәмгыять белеме (7-8-нче сыйныф), информатика (7-10-нчы сыйныф) фәннәре буенча ачачак.

Мәктәптә югары уку йортлары укытучылары һәм урта белем бирүче мәктәпләрнең иң яхшы мөгаллимнәре белем бирәчәк.

Программа буенча мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары да каралган: алар катнашучыларга үз сәләтләрен бар яклап ачарга ярдәм итәчәк.

Катнашырга теләк белдерүче гаризалар биредә кабул ителә.

Мәктәпнең «Вконтакте» челтәрендәге сәхифәсе: https://vk.com/selet_olymp.