«Бу палата клонлаштыруны тыя» - «Безнең фикер!» дебатлар лигасының чираттагы уены ← кире кайтырга

12 нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23)татар телендә үткәрелүче «Безнең фикер!» дебатлар лигасының чираттагы турниры узды. Нәкъ менә бүген әлеге лиганың 2 раунды (чирекфинал) башланып китте.
Бүгенге уенда 3 команда үзара көч сынашты: «Ике Таңсылу», «ИМХО» һәм «Татар малайлары».Оештыручылар тарафыннан бәхәсләшү өчен «Бу палата клонлаштыруны тыя» дигән четерекле тема сайланылган иде.
Беренче булып сүз «ИМХО» командасына бирелде. «Миңа калса, клонлаштыруны тыю – бер дә дөрес гамәл түгел. Моны аңлату өчен җиңел генә бер мисал китерәм. Статистика мәгълүматларына күз салсаң, сан ягыннан ир-атлар хатын-кызлардан күпкә калыша. Бу бит күпме кыз кеше гаилә бәхетен татый алмаячак дигән сүз. Моны булдырмас өчен клонлаштыру бер дигән алым, ярдәм диеп атарга була хәтта», - диеп, үз фикереп белдерде «ИМХО» командасының уенчысы Аяна.
Аларның сүзен «Татар малайлары» командасы да куәтләде. «Клонлаштыру – алга китеш, аерым бер механизмнар, закончалыклар таләп итә. Без бу юнәлешне үстерсәк, алга җибәрсәк чит төбәкләр, илләр безгә кызыгып үләчәкләр бит, аңлыйсызмы? Без дә бер мисал китерәбез: ялгыз ананың бердәнбер улы вафат булды ди. Ана кешегә күпме кайгы, ачы хәсрәт. Ә клонлаштыру аны бу җан әрнеткеч уйлардан азат итәр иде», - дип, чыгыш ясады егетләр.
«Ике Таңсылу» командасы исә аларга каршы төште. «Табигатьтә һәр кеше үзенчәлек, кабатланмас итеп яратылган. Шуңа җәмгыятьтә һәр кешенең тоткан урыны бар. Клонлаштыру – бернинди кысага да сыймый. Чын мәгънәсендә җәмгыятькә файдалы кешеләр булсын дисәгез, безгә аларны кече яшьтән үзебезгә тәрбияләргә кирәк! Клонлаштыру фаҗигагә генә китерә, монда бернинди дә яхшылык килеп чыкмаячак», - дип белдерде кызлар.
Уен тәмамланган соң оештыручылар йомгак ясадылар: ялгышларны билгеләделәр, уңышларны барладылар. Мондый турнирлар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Катнашучы командалар өчен махсус расписание төзелгән. Татар телен сөючеләр һәм дебатлар яратучылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык – рәхим итегез!