«Безнең фикер!» дебатлар лигасының чирекфинал уеннары бара ← кире кайтырга
27 нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) татар телендә үткәрелүче «Безнең фикер!» дебатлар лигасының чираттагы турниры узды. Исегезгә төшерәбез, әлегә Лиганың 2 нче раунды (чирекфинал уеннары) бара.
Бүгенге уенда 4 команда үзара көч сынашты: «ИМХО», «Сытып изүчеләр», «Хәзинә» һәм «Кандракүл». Оештыручылар тарафыннан бәхәсләшү өчен «Бу палата ир-егетләрне һәм хатын-кызларны бертигез урынга куя» дигән четерекле тема сайланылган иде.
«ИМХО» һәм «Сытып изүчеләр» бертөрле позицияне якладылар: хатын-кыз һәм ир-ат беркайчан да тигез була алмаячаклар. «ИМХО» моны дини күзлектән чыгып аңлатты: «Гомер-гомергә безнең бабаларыбыз гаиләдә баш, әбиләребез муен булган. Ислам динебездә дә шулай кушылган. Каршы килер өчен сездә нигез юк», - дип белдерде алар. «Сытып изүчеләр» исә «ир-егетләр физик яктан көчле затлар, кызларга алар ышыгында сакланып яшәү генә кирәк» дигән фикерне куәтләделәр.
Тик моның белән «Хәзинә» һәм «Кандракүл» командаларының килешәсе килмәде. «Хәзинә» фикеренчә, ир – баш, хатын – муен төшенчәсе – искелек калдыгы, ә дингә килгәндә һәр җенес вәкилләре дә тигез хөрмәткә лаек, - дип белдерде алар. «Кандракүл» дә моның белән килеште: «Без 21 нче гасырда яшибез. Ир-ат һәм хатын-кызның хокуклары күптән тигез дип кабул ителде бит инде. Нигә бәхәсләшеп торырга?» - дип чыгыш ясадылар.
Уен тәмамланган соң оештыручылар йомгак ясадылар: ялгышларны билгеләделәр, уңышларны барладылар. Мондый турнирлар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Катнашучы командалар өчен махсус расписание төзелгән. Татар телен сөючеләр һәм дебатлар яратучылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык – рәхим итегез!