«Мирах» интеллектуаль лигасының беренче җиңүчеләре ← кире кайтырга

Кичә, ягъни 1-нче ноябрь көнне, «Сәләт» йортында «Мирах» интеллектуаль лигасының көзге сезоны ачылды. Беренче тренировкада барлыгы 15 команда көч сынашты, ә җиңүче итеп «Север помнит» студентлар командасы танылды.
Гомумән алганда, лигада барлыгы 25 команда (бер командада уенчылар саны 6-дан артырга тиеш түгел) катнаша. «Мирах» лига форматында инде икенче ел уздырыла. Беренче тапкыр гадәти уен буларак 2014-нче елның язында үткәрелгән иде. Проектның оештыручысы булып IK интеллектуаль клубы тора.
Тренировкалар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены, брейн-ринглар, викториналар форматында бара. Алар барышында командалар хисапларына баллар туплый. Шушы баллар исә финал уенында төп рольне уйный. Быел финал декабрьдә үк үткәреләчәк.
Проектның җитәкчесе Гүзәл Гайнанова «Мирах» лигасы турында: «Елдан-ел командалар саны арта бара, бу бик күңелле күренеш. Кайбер катнашучылар биредә дуслашып китеп, яңа командалар да төзиләр хәтта. Катнашучыларга бары уңышлар, җиңү һәм яңа белемнәр теләп калам!»