«Сәләт-Олимп» олимпиадасы башлана! кире кайтырга

Стартует олимпиада «Сәләт-Олимп»!

10-17-нче февральдә «Сәләт-Олимп» республика олимпиадасының читтән торып катнашу этабы була. Олимпиада 2-9-нчы сыйныф укучылары өчен математика, инглиз теле, татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча уза.

Биремнәргә сылтама – әлеге язма азагында.

Олимпиадада катнашу өчен, vk.com/selet.olymp төркемендәге сылтамага яки selet.biz сайтындагы «Сәләт-Олимп» олимпиадасы» дигән төймәгә басып теркәлергә кирәк. Теркәлү вакыты: 10-нчы февраль 14:00-дән 17-нче февраль 23:59-га хәтле.

Олимпиада 60 минут дәвам итәчәк.

Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар килеп катнашу этабына чакырыла. Алары 7-нче март, 19-нчы апрель һәм 17-нче майда Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә узачак.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм ТР мәгариф министры урынбасары А.И. Поминов имзасы куелган дипломнар тапшырылачак. Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирелә.

Читтән торып катнашу этабында киләсе этапка үтү өчен кирәкле балл (проходной балл) җыйган катнашучылар мартта һәм аннан соң узачак килеп катнашу этапларында катнаша ала. Призерлар каникул вакытында Республиканың иң көчле мөгаллимнәре белән берлектә уку-тренировка җыеннарында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.


БИРЕМНӘР

ИНГЛИЗ ТЕЛЕ

2 класс

3 класс

4 класс

5 класс

6 класс

7 класс

8 класс

9 класс



ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ ДӨНЬЯ

2 класс

3 класс

4 класс


ТАТАР ТЕЛЕ

2 класс

3 класс

4 класс

5 класс

6 класс

7 класс

8 класс

9 класс


МАТЕМАТИКА

2 класс

3 класс

4 класс

5 класс

6 класс

7 класс

8 класс

9 класс