«Сәләт-Олимп» олимпиадасына старт бирелә ← кире кайтырга
2019 елның 16-21 сентябрендә математика, инглиз теле, җәмгыять белеме, татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча 2-11-нче сыйныф укучылары өчен ел саен уздырыла торган «Сәләт-Олимп» республикакүләм олимпиадасының читтән торып катнашу этабы уздырылачак!
Катнашу өчен сезгә vk.com/selet.olymp төркемендә яки selet.biz сайтында, «Сәләт-Олимп» олимпиадасы төймәсенә басып, 16-нчы сентябрьнең 12:00 дән, 21-нче сентябрьнең 12:00 гә кадәр сылтама буенча күчәргә кирәк булачак.
Олимпиада вакыты: 60 минут.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар төп этапта катнашачак:
13 октябрь «математика» и «җәмгыять белеме» фәннәре
20 октябрь: «инглиз теле», «татар теле», «әйләнә-тирә дөнья» фәннәре
Төп этаплар ике шәһәрдә узачак: Казан һәм Яр Чаллы.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Призерлар каникуллар вакытында конкурстан тыш Татарстан Республикасының иң көчле укытучылары белән укыту-күнегүләр җыенында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Олимпиаданың барлык катнашучылары да махсус сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
* 2019-2020-нче елга олимпиадалар графигы белән биредә таныша аласыз: 1/2
* Әлеге сылтамалар ярдәмендә, «математика» һәм «инглиз теле» фәннәре буенча олимпиадага әзерлек курсларына язылырга мөмкин https://vk.com/selet.olymp?w=wall-112466349_2320
ЗАДАНИЯ ДЛЯ ОЛИМПИАДЫ
МАТЕМАТИКА
АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК
ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК
ОКРУЖАЮЩИЙ МИР
ОБЩЕСТВОЗНАНИЕ