II гамәли семинарының ачылыш тантанасы ← кире кайтырга

Кичә, ягъни 10-нчы декабрь, пәнҗешәмбе көнне, «Волга» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы һәм Рәсәйнең берничә төбәгендә урнашкан «Сәләт» клубларының II гамәли семинарының ачылыш тантанасы уздырылды. Биредә «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» клубларының 80 әгъзасы катнашты.
Ачылу тантанасын, гадәттәгечә, Җәүдәт абый Сөләйманов башлап җибәрде. «Сезнең кебек актив яшьләрне күзәтергә яратам мин. Менә бүгенге кебек яныгызга килеп чыгам да, сезгә карап гел куанып йөрим, киләчәгебез өчен тынычланып куям. Бирегә «Сәләт» клубларын ничек оештырырга дигән сорауга җавап табу максатыннан җыелдык. Әйдаман абый-апаларыгыздан үрнәк алып, үзебезнең саф татар телендә аралашып, продуктив һәм файдалы итеп үткәрегез бу көннәрне. Мин сезгә уңышлар һәм илһам теләп калам!» - дип сәлкешләрне сәламләде, теләкләрен җиткерде.
«Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова әлеге гамәли семинарның нидән гыйбарәт булуы, аның әһәмияте хакында сөйләп узды. «Бирегә Татарстанның төрле районнарыннан, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән иң актив балаларны җыйдык. Инде системалы рәвештә эшләп килүче «Сәләт» клублары да, әле яңа гына оешканнары да, якын киләчәктә үз эшчәнлеген башларга тиешлеләре дә бар. Нәкъ менә соңгыларына без моны ничек чынга ашырырга икәнен аңлату максатыннан җыелдык. «Сәләт»нең исеме, үз принциплары, эшләү рәвеше бар. Шуңа да барлык клублар да бертөрле система буенча эшләргә тиеш. Исеме җисеменә туры килсен диләр бу очракта», - дип аңлатты Айгөл.
Шулай ук биредә әле шушы көннәрдә генә оешкан, Башкортостан Республикасының «Сәләт-Туймазы» клубы әгъзалары, Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары да бар иде. Әлеге мәктәпнең укытучысы Инзилә Ралиф кызы Гыйззәтуллина да хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Башта безгә бирегә нибары 1 генә баланы алып килергә рөхсәт бар иде. Ә менә теләүчеләр саны, киресенчә, артык күп булды. Кайбер балаларның әти-әниләре шалтыратып, минем баламны алып барыгыз инде дип тә сорады хәтта. Бу инде, миңа калса, «Сәләт»нең уңай эшчәнлеген күрсәтүче фактларның берсе. Бүген бирегә 3 баланы алып килдем. Дәресләрегез бик кызык, үзем дә зур кызыксыну белән тыңлап утырам. Киләчәктә дә элемтәне өзмик, аралашып яшик!» - дип изге теләкләрен җиткерде Инзилә Ралиф кызы.
Катнашучыларның «Волга»га юл тоткан көнне үк кәефләре күтәренке, әзерлекләре шәп иде. «Сәләт - Актаныш» клубыннан Резеда Миргаязова әлеге семинарны инде күптән көткәнен яшермәде. «Безнең «Сәләт - Актаныш» клубы әлеге вакытта бик тырышып Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Зур залда, җыр-биюләр белән күңелле итеп үткәрергә уйлыйбыз. Ә бүген бирегә 4 кеше килдек. Яңадан-яңа дуслар табып, илһамланып кайтасы иде!» - ди Резеда.
Ачылу тантанасы тәмамланганнан соң да Җәүдәт абый байтак вакыт сәлкешләр белән аралашып, фикер алышып утырды. Семинарның әле тагын берничә көне бар: катнашучыларны «Сәләт» проектлары һәм үзәкләре җитәкчеләреннән остаханәләр, кызыклы очрашулар, күңелле биремнәр көтә. Семинар буенча барлык яңалыкларны сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә таба аласыз.