«Безнең фикер» дискуссия клубының яңа сезоны ачылу тантанасы кире кайтырга

Открытие нового сезона клуба «Безнең фикер»
27-нче сентябрь, 18:00, Сәләт йортында (4-нче кат, конференц-зал) татар телендәге «Безнең фикер» дискуссия клубының яңа сезоны ачылачак.

«Безнең фикер» проекты яшь буында актив гражданлык позициясе, ораторлык осталыгы һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Ул катнашучыларын аналитик фикер йөртергә этәрә, зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәтә, мәдәниятебезне саклый. 

Клуб кысаларында һәр чәршәмбе 18:00-дә дәресләр үтәчәк: алар дискуссия, дебат һәм остаханәләр форматында үтә. Биредәге укытучылар – Татарстанның уңышлы шәхесләре. 

«Безнең фикер!» проекты җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина: 

- Сәләт мохите, аеруча «Безнең фикер!» проекты минем өчен камилләшү мәйданчыгына әверелде. Безнең зур командабызга кушылган һәр кеше ораторлык осталыгына, күзалларга, дөрес фикер йөртергә генә өйрәнеп калмый, безнең белән беррәттән үсә, үзгәрә. Туган телебез мохитендә булу, сәләтле яшьтәшләрең, хөрмәтле кунаклар белән аралашу бик күңелле, ышаныгыз!

Катнашу өчен 14 яшьтән башлап мәктәп укучылары, урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортларында укучы студентлар чакырыла.

Гаризаны биредә калдыр.