Оештыручылар Сәләт Форумы хакында кире кайтырга

Организаторы о Форуме Сәләт

V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумын үткәрү өстендә үз эшенең чын осталары эшләде. Ирешкән уңышлар һәм хис-кичерешләре белән юнәлеш җитәкчеләре бүлешә.

Тимур Сөләйманов, Форумның башкарма директоры:

- Форумны бер сулышта үткәреп җибәрдек. Төрле илләрдән булган балалар да катнашты, мөгаллимнәребез дә халыкара мәйданчыкларда белем бирүчеләр иде. Күңелдә онытылмас хатирәләр, яңа белемнәр һәм алыштыргысыз тәҗрибә калды. Әлбәттә инде, иң беренче рәхмәт сүзләре – оештыру комитетына. Без булдырдык! Шулай ук кунакларга, балалаларга, аларның әти-әниләренә рәхмәт! Афәрин!

Гүзәл Усманова, программа директоры:

- Форум программасы бик кызыклы иде, барлык планлаштырган чараларны да югары дәрәҗәдә уздыра алдык. Безнең зур    һәм тату командабызга рәхмәт: хезмәтегез, атмосфера һәм елмаюларыгыз өчен!

Элина Степанова, уку-укыту программасы җитәкчесе:

- Мондый юнәлешнең җитәкчесе буларак үземне беренче тапкыр сынап карадым. Барлыгы 5 блок буенча 25 уку-укыту мәйданчыгында 150 остаханә уздырылды. Яңалыклар да байтак иде: мисалга, «Кара каршы» чатырында Татарстан Республикасының, Рәсәйнең (Мәскәү, Санкт-Петербург) танылган шәхесләре, чит илдән килгән (Лондон, һ.б.) милләттәшләребез белән очрашулар үтте. Барлык куелган максатларга да ирештек, командага рәхмәт!

Нияз Муртазин, спорт программасы җитәкчесе:

Сәлкешләрнең спорт потенциалы бик зур. Киләчәктә спортчы булырга уйласалар, Форум территориясындә генә түгел, ә ил, дөнья күләмендә зур уңышларга ирешә алырлар. Форумга бик күп танылган спортчылар чакырылган иде. Алар фикеренчә, безнең мәйданчыкларда уздырылучы спорт чараларындагы атмосфера, энергетика, аларның сыйфаты бөтендөнья чемпионатларыннан калышмый.  

Лениза Ризванова, Сәләт ветераннарының эшлекле форумы директоры:

- Әлеге Форум быел беренче тапкыр гына уздырылса да, бик әйбәт үтте. Фестиваль һәм Сәләт Форумы тарихын яңарту бик кызык булды. Ветераннар Форумында 150 кеше катнашты. Берләшмәбез тарихын күздән үткәрдек, шулай ук Сәләт эшмәкәр-ветераннарының ассоциациясен булдыру буенча эш сессиясе уздырдык. Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Илнур Мөхәммәтҗанов, ИТ ярдәм күрсәтү бүлеге, HelpDesk юнәлеше җитәкчесе:

- Минем канатым астында  20 кеше эшләде. ИТ ярдәм күрсәтү бүлеге Форумның оештыру комитеты өчен ИТ-инфраструктура әзерләде, аның программасында ИТ ярдәм күрсәтте, Президентыбызның протокол хезмәте белән эшләде. HelpDesk юнәлеше исә оештыру комитеты, ярдәмче структуралар арасында мәгълүмат җиткерү өчен хезмәт итте. Ике юнәлеш эшчәнлегенә дә зур бишле куям!

Роман Насыйбуллин, инфраструктура юнәлеше җитәкчесе:

- Бер дигән Форум булды бу! Биләрнең үзеннән дә зуррак шәһәрчек төзедек, аның инфрастуктурасы белән биредә теләсә кайсы дәрәҗәдәге чараны да үткәреп була. Форум территориясендә 10 һава 17 металлик чатыр кордык, 30 тент, 8 арт-объект, 6 язулы макет һәм сәхнә төзедек. Зур спорт мәйданчыгы инде бар иде.

Гөлшат Гыймадиева, медиа-үзәк җитәкчесе:

- Форумның медиа-үзгендә  кеше хезмәт куйды. Алар арсында Сәләт медиа-үзәгенең штаттагы журналистлары да, махсус чакырылган «HAVA Project» һәм «Kinokrut Laboratory» фото-, видеостудияләр белгечләре дә бар иде. Шулай итеп медиа-үзәк командасы тарафыннан фото-, видео-, мәгълүмати продуктлар эчке каналларда (социаль челтәрләр, рәсми сайт), тышкы каналларда (ММЧ), Форум территориясындә («Сәләт FM» радиосы, фото-, видеорепортажлар күрсәтү) чынга ашырылды. Төбәкара гына түгел, ә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да чараның масштабына хәйран калдылар. Димәк, Форумның барлык юнәлешләре дә үз эшләрен әйбәт башкарган дигән сүз!