Яшь эшмәкәрләр ТР Президенты белән очрашты кире кайтырга

Встреча молодых предпринимателей с Президентом Республики Татарстан

14-нче июнь көнне яшь эшмәкәрләрнең беренче Казан форумы катнашучылары Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашты. Очрашу Болгар шәһәрендә, «Изге Болгар җыены» бәйрәме вакытында үтте.

Яшь эшмәкәрләр белән очрашуга шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ИХО яшьләр форумының рәисе Эльшад Искендеров та килгән иде.

Форум үз эченә 3 мөһим вакыйганы алды: «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» дип аталган лагерь, ИХО илләре яшь эшмәкәрләре челтәренең икенче Генераль Ассамблеясе һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыру буенча яшьләр форумы советының утырышы.

«Сәләт» яшьләр оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, әлеге 3 мөһим чараны берләштерүнең төп максаты булып бизнес-проектларның авторларын бер мәйданчыкта җыю тора. Инде иртәгә яшь эшмәкәрләр үзләренең хезмәтләрен «KazanSammit»та инвесторлар игътибарына тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы башлыгы әлеге форум күңел ачу чарасы гына түгел, ә киләчәктә таяна алырлык җирлек булсын дип белдерде. «Сез, яшьләр, киләчәк сезнең кулларда. Бу атнада ислам дине белән бәйле булган шактый чараларда катнашырга туры килде. Менә бүген дә без изге Болгар җирендә, изге бәйрәмдә. Мөселманнар саны да елдан-ел арта. Безгә берләшергә кирәк», - дип катнашучыларны сәламләде ул.

Эльшад Искәндәров, үз чиратында, Президентыбыз җылы каршы алуы өчен рәхмәтен белдереп узды. Татарстан Республикасының ислам гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклый алуы белән горурлануын белдерде.

Сәламләү сүзләреннән соң ачык әңгәмә башланды. Аның барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Очрашудан соң Болгар шәһәре буенча экскурсия уздырылды. Катнашучылар мөселман мәдәнияте белән тирәнрәк таныша алды.

Иртәгә, 10:00, «Корстон» күңел ачу үзәгендә проектларны тәкъдим итү булачак.

Исегезгә төшерәбез, катнашучылар географиясе бик киң – барлыгы 27 илдән яшь эшмәкәрләр җыелган. Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеген оештыру буенча яшьләр форумы (ICYF-DC) һәм «Сәләт»фонды тора.