Сәләт Форумы катнашучылары фикере кире кайтырга

Отзывы участников Форума Сәләт

Сәләт Форумы эшчәнлегендә Татарстанның барлык районнарыннан, Рәсәй төбәкләреннән генә түгел, ә якын һәм ерак чит илләрдән дә балалар җыелган иде. Прага, Испания, Канада, АКШ һәм Австралиядә дә хәзер сәлкешләр бар. Сәләт проектларында катнашу өчен милләттәшләребез ел саен Татарстанга кайтырга тырыша. Кайберләре өчен бу беренче кайту, беренче танышу иде.

Мәрьям, АКШ, «Сәләт-Раушан» аланы катнашучысы: 

- Минем әти-әниләрем инде 25 ел Америкада яшиләр. Мин дә монда тудым. Хәзерге вакытта университетта укыйм, «Филология» белгечлеге буенча 1-нче курсны тәмамладым. Сәләттә мин беренче тапкыр. Соклануымның чиге юк! Бер урында шуның кадәр татарлар җыела ала дип башыма да килмәгән иде! 15 ел элек апам сездә әйдаман булып эшләгән иде. Бик ошаткан булган, шуңа да үзенең кызы белән мине дә Сәләткә җибәрде. Зур рәхмәт аңа! Бездә дә Сабантуй үткәрелә, әлбәттә, тик монда бөтенләй башка мохит: палаткада яшәп, татар һәм рус телләрендә аралашып кайттым.

Камилә, АКШ, «Сәләт-Раушан» сәлкеше:

- Мин Сәләттә генә түгел, гомумән, Татарстанда беренче тапкыр. Күңелемә шундый рәхәт булды. Бик күп яңа дуслар таптым. Икенче елга тагын киләсе иде. 

Ислам, Татарстан, «Сәләт-Раушан» сәлкеше:

- Мин Сәләттә дүртенче тапкыр. 2009-нчы елда Раушанда, 2015-тә Раушанда, 2016-да Тел һәм Раушанда булдым. Сәләттә бу вакыт аралыгында бернәрсә дә үзгәрмәде. Мохит шул ук калды. Быел Тел аланы шәп үтте, миңа бик ошады. Бу сменаны бик озак искә төшерәчәкмен әле. Форумда күбрәк сэлф - менеджментка йөрдем, Чукча компаниясенең житәкчесе белән аралашу ошады. Дусларыма теләкләр: Сәләт – ул бердәмлек, тәҗрибә, гаилә. Мондагы атмосфера башка жирдэ юк.Сәләткә килегез!