«Ел клубы»нда катнашучыларның чыгышлары елдан-ел яхшыра» кире кайтырга

«Выступления клубов Сэлэт с каждым годом становятся лучше!»

15-нче гыйнварда Сәләт Йортында «Сәмрух-2019» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә әңгәмә нигезендә сайлап алу этабы узды.

Бу этапка портфолио нигезендә сайлап алуны үткән катнашучылар чакырыла. Әлеге номинациядә катнашу өчен 11 гариза кергән булган, 7 клуб икенче этапка узган.

Менә алар:

- «Арыслан» Сәләт клубы, Казан шәһәренең 9-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

- Р. З. Сәгъдиев исемендәге «Буа Сәләт клубы», Буаның Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе;

- «Югары Тегермәнлек Сәләт клубы», Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбе;

- «Яшел Үзән Сәләт клубы», Яшел Үзән районы, 16-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

- «Осиново Сәләт клубы», Яшел Үзән районы, С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе;

- «Азнакай Сәләт клубы», Азнакай районының Азнакай шәһәре 4-нче лицее;

- «Буа Сәләт клубы», Буа шәһәре, М. М. Вахитов исемендәге гимназия.

Катнашучыларга бәя биргән жюри составында Сәләт дуслары һәм активислары, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм узган ел «Ел клубы» номинациясендә җиңү яулаган «Аксубай Сәләт клубы» җитәкчесе Рушания Моратшина да бар иде. Шулай ук жюрида булган Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдиновтан этапның ничек узганын, бәя биргәндә нәрсәләргә игътибар итүләрен сораштык.

– «Ел клубы»нда катнашучыларның чыгышлары уңышлы гына узды. Үзем өчен дә шундый нәтиҗә ясадым, калган жюри әгъзалары белән сөйләшкәч дә шундый фикергә килдек: бу номинациядә катнашучыларның чыгышлары елдан-ел яхшыра. Моңа клубларның эшчәнлекләре үсүе дә сәбәп булып тора. Иң беренче «Сәмрух»та катнашкан клублар да бар иде. Алар, традициягә тугры калып, шулай үзләренең уңышлары белән шатландырып, Сәләт клубының алыштыргысыз бер өлеше булуларын дәлилләп торалар. Бәя биргәндә нәрсәләргә игътибар иттек дисәгез, беренче чиратта, әлбәттә инде, клубның берләшмә кысаларында эшчәнлеге. Уку йортлары Сәләт клубларының төп бурычларының берсе – Сәләт аланнарына һәм проектларына күбрәк балаларны җәлеп итү. Күп кенә клублар нәкъ менә шушы юнәлештә бик зур эшләр башкарганнар, шуңа игътибар иттек. Клубның үз районында, үз мәктәбендә Сәләт мохите, татар телле мохит булдыру алымнары да исәпкә алынды. Бәяләгәндә клуб активистларының шәхси уңышларын да исәпкә алдык. Аларның иҗтимагый эшчәнлегенә генә түгел, укуда өлгерешләренә дә, Сәләттән тыш активлыкларына, җиңүләренә, казанышларына да игътибар иттек, – диде Тимерхан.

Ел клубының исемен 19-нчы февральдә узачак «Сәмрух-2019» тантанасында беләчәкбез.