Дүртенче форумга нокта куелды кире кайтырга

Точка поставлена
Сәлкешләр өчен бүгенге көн моңсу тәмамланды, чөнки бүген – IT BILER FORUM-ының соңгы көне. Биләр җирлегендә үткән форумның ябылу тантанасында «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов катнашты. Ул икенче елга шушы җирлектә күрешергә насыйп булсын дигән теләктә калды.

Кичә концерт номерларына да бай булды. Сәлкешләрнең оста итеп җырлаулары, матур итеп биюләре, бердәм һәм дус булып сәхнәдә чыгыш ясаучыларга җан атып торулары балаларның дөрес урында – “Сәләт”тә булуларын дәлилли иде.

Форумның ябылу тантанасында “Серле Дус Алан” конкурсына нәтиҗә ясалды. Аланнар бер-берсенә дип әзерләгән бүләкләрен бирделәр, чын йөрәктән чыккан теләкләрен җиткерделәр. Кичә ахырында “Сәләт” әләме төшерелде.