«Сәләт-Биләр 2015» форумына старт бирелде кире кайтырга

Подготовка к проведению форума «Сәләт-Биләр 2015» идет полным ходом

«Сәләт-Биләр 2015» форумын әзерләү буенча зур эшчәнлек бара. 
«Сәләт» йортының (Островский ур., 23) «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәгендә «Сәләт-Биләр 2015» форумын әзерләү буенча зур җыелыш булып узды.

Биредә Форумны оештыру командасының төп җитәкчеләре җыелган иде. Алар әлеге чараны иң югары дәрәҗәдә әзерләү буенча уй-фикерләрен уртаклаштылар, идеяләре белән бүлештеләр. 

Форумның зур оештыру командасы тагын кечерәк 10-лап юнәлешкә бүленә. Туклану бүлеге, матбугат хезмәте, куркынычсызлык өчен җаваплы юнәлеш, программа өчен җаваплы бүлек һ.б. Техник яктан төзелеш өчен җавап бирәчәк команда, форум башланырга инде 3 атна кала сәлкешләр шәһәрчеген төзү өчен Биләргә юл тотачак. Форум эчтәлеге ягыннан балаларга да, яшьләргә дә, килгән кунакларга да кызыклы булсын өчен, программа өчен җаваплылар инде бүгеннән барлык детальләрне уйлап куйган. 

Кадерле сәлкеш! «Сәләт-Биләр 2015» форумы сюрпризларга бай булачак! Биләрдә күрешкәнгә кадәр!

Гаризаны монда тутырырга була.