Татарстан Республикасы. Рәсәй Федерациясе. «Сәләт» берләштерә! ← кире кайтырга

9-12 декабрь көннәрендә Казан шәһәреннән ерак түгел Боровое Матюшинода урнашкан «Волга» яшьләр үзәгендә, Татарстан Республикасы һәм Рәсәйнең берничә төбәгендә урнашкан «Сәләт» клубларының II гамәли семинары узды.
Бу семинарда Татарстан Республикасының берничә районы — Актаныш, Буа, Әлмәт, Байлар Сабасы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Кукмара, Балык Бистәсе районнары; Яр Чаллы, «Сәләт-Туймазы» клубы активистлары; Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары да катнашты.
Төп мәсьәлә булып төрле районнарда һәм өлкәләрдә «Сәләт» клубларының эшчәнлеген ничек оештырырга?» дигән сорауга җавап табу торды. Сәләтле балалар өчен файдалы булырлык гыйльми, иҗади проектлар хакында, уңышка ирешү серләре һәм шәхес буларак формалашу турында «Сәләт»нең күренекле шәхесләре остаханәләр, очрашулар аша җиткерергә тырыштылар, үзләренең зур тәҗрибәләренә таянып киңәшләрен бирделәр.
Биредә «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләймановтан тыш, танылган җырчы, «Сәләт» ветераны Илназ Сафиуллин, «Ялкын» балалар журналыннан Йолдыз Миңнуллина, Айгөл Абдрахманова, психолог Венера апа Сөләйманова белән дә кызыклы очрашулар булды. «Сәләт» яшьләр хәрәкәте, чыннан да, сәләтле балаларны файдалы эш-гамәлләргә җәлеп итә, аларны шәхес буларак төрле яктан үстерә, дуслаштыра. «Сәләт» клубларының II гамәли семинары — моның ачык мисалы.
Ә инде семинарның ничек үткәнен, катнашучылар һәм мөхтәрәм кунаклар фикерен беләсегез яки әлеге күңелле 4 көнне исегезгә төшерәсегез килсә, ТНВ каналында «Татарлар» тапшыруын карарга онытмагыз! Иртәгә! ТНВ-Татарстан – 20:30; ТНВ-Планета – 20:05.