«Агыйдел» форумы командасының бер өлеше бул!» бәйгесе нәтиҗәләре кире кайтырга

Итоги конкурса «Стань частью команды форума «Агыйдел»

Кадерле дуслар! «Агыйдел» форумы командасының бер өлеше бул!» бәйгесенә нәтиҗәләр ясарга вакыт җитте. Бәйгенең шартлары «Сәләт» профильле аланнарының рәсми төркемнәрендә күрсәтелгән иде. Видеогаризаларны күзәткәннән соң иң актив, иң максатчан, иң лаеклы итеп «Сәләт-Кандракүл 2015» аланыннан Адилә Рәкыйпованы танырга булдык! Котлыйбыз сине! 3-нче август көнне Актаныш районында күрешербез! Киләчәктә дә барлык куйган максатларыңа ирешергә насыйп булсын! Ирешкәнеңдә тукталып калма!